«Яшел Үзән» редакциясенең җаваплы сәркатибе Алия Гаязованы котлыйбыз!
Яшәеш

«Яшел Үзән» редакциясенең җаваплы сәркатибе Алия Гаязованы котлыйбыз!

Бүген сәркатипләр көне икән бит, дуслар. «Яшел Үзән» редакциясенең җаваплы сәркатибе Алия Гаязованы әлеге профессиональ бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз.

Кирәк вакыт таләпчән дә, нечкә күңелле дә Алиябез, үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара. Бер сүз белән әйткәндә – үз эшенең чын остасы.

Коллегабызны чын күңелдән котлыйбыз. Озак еллар шушы өлкәдә уңышлы иҗат итәргә насыйп булсын.


Нет комментариев