Яшел Үзән районының Иҗтимагый советы Татарстанда иң нәтиҗәле советлар исемлегенә керде
Яшәеш

Яшел Үзән районының Иҗтимагый советы Татарстанда иң нәтиҗәле советлар исемлегенә керде

«Ярдәм-Помощь» хәйрия фонды мәйданчыгында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе белән берлектә киңәйтелгән утырышы узды.

Фото: ЯҮМР матбугат үзәге

Катнашучылар муниципаль дәрәҗәдәге иҗтимагый советлар эшчәнлеген һәм гражданлык җәмгыяте институтларына ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен тикшерде. Эшчәнлеккә бирелгән бәяләмә нәтиҗәләре буенча, Яшел Үзән муниципаль районының Иҗтимагый советы республикадагы иң нәтиҗәле советлар рейтингына керде.

Утырышта Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының Рәхмәт хаты белән Яшел Үзән муниципаль районының 14нче лицее директоры Ольга Владимировна Купоросова бүләкләнде.

Чарада республика дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый палаталар һәм муниципаль берәмлекләр советлары вәкилләре катнашты. Катнашучылар шулай ук халык белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм җирле урыннарда иҗтимагый инициативаларны үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.

ЯҮМР матбугат үзәге


Нет комментариев