Кайчак күңелгә өмет бирер өчен зур сүзләр дә кирәкми. Изге күңелле кешеләрнең ихлас гамәлләре йөрәкләргә җылылык өсти.
Татар Танае авылы мәдәният йортында авылның уңган-булган апалары махсус хәрби операциядәге егетләребезгә дип өй токмачы кискән иде. Әлеге хезмәтләре бушка китмәде: Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхатуллин белән берлектә, Татар Танае мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова ике тартма өй токмачын, Норлатның «Өмет» волонтерлар штабына китерде. Токмачлар алгы сызыктагы егетләребезгә озатылачак.
Бу изге эшнең артында — авыл хатын-кызларының инициативасы, тырышлыгы һәм чын күңелдән ярдәм итү теләге. Һәр киселгән токмачта — кул җылысы, аналарның хәер-фатихасы, туган якның сагынуы һәм өмет бар.
Игелек кылган һәркемгә, оештыруда катнашучыларга һәм ярдәмнәрен җиткерүчеләргә зур рәхмәт! Бердәмлегебез көч бирсен, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын!
«Өмет» волонтерлар штабы җитәкчесе Роза Ягудина.
Нет комментариев