Балаларга да, әти-әниләргә дә игътибарны арттырырга, урамнарда тәртип урнаштырырга кирәк
Әйтәм әле

Балаларга да, әти-әниләргә дә игътибарны арттырырга, урамнарда тәртип урнаштырырга кирәк

Укучы фикере.

Фото: ясалма интеллект

Ачуым эчемә сыймый! Бу урамда йөрүче балаларның әти-әниләре кая карый икән? Олылар янында басып торганда да, төрле әдәпсез сүзләр әйтәләр, кычкырып сөйләшәләр, кызлар акырып көлә, төкерешәләр. Бу нинди хәл соң?! Элек комендант сәгатьләре бар иде, тәртипне күзәтеп торучылар да булды. Хәзер алар кайда? Ни өчен балалар урамда үзләрен ничек тели, шулай тота? Аннары шәһәрдәге эскәмияләр ватылган, берәр нәрсә җимерелгән дип зарланабыз. Мондый гамәлләрнең артында да шушы тәртипсезлек тора бит. Сүзем шул: балаларга да, аларның әти-әниләренә дә игътибарны арттырырга, урамнарда тәртип урнаштырырга кирәк!


Нет комментариев