Яшел Үзән районында пилотсыз очкычны бәреп төшерделәр
Яшәеш

Яшел Үзән районында пилотсыз очкычны бәреп төшерделәр

Кичә Яшел Үзән районында Украина пилотсыз очкычын бәреп төшерделәр.

Бу хакта үзенең телеграм-каналында район башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итте.

"Бөтен көч һәм чаралар тулы әзерлектә. Вәзгыять контроль астында ", – дип өстәде ул.

Мирный микрорайоны урамнарындагы домофоннарда кисәтүләр яңгырады.

Төбәк территориясендә 1.42дән пилотсыз куркыныч режимы гамәлдә иде. Шулай ук Казан аэропортында вакытлыча чикләүләр кертелгән иде.


Нет комментариев