Яшел Үзән районында яшьләр өчен пилотсыз очу аппараты пилотлары мәктәбе узды
«Мирас» сәламәтләндерү лагерь базасында «БПЛА пилотлары академиясе: киләчәк операторлары» проекты старт алды.
Чарада ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Россия Герое, ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков һәм башкалар катнашты.
- Бүгенге көндә пилотсыз авиация системалары икътисадның төрле секторларында кулланыла - бу бик актуаль юнәлеш. Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен беренче мәйданчык итеп Яшел Үзән районы сайлануы безнең өчен зур мәртәбә, - дип билгеләп үтте муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев.
Өч көн дәвамында Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән яшьләр пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү һәм идарә итү нигезләре белән танышты.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев