Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән районында 40 яшьлек ир ялган таныклык белән тоткарланган

Шәһәр прокуратурасы 40 яшьлек иргә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд аны РФ Җинаятьләр Кодексының 327нче маддәсенең 3нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

Ачыкланганча, гаепләнүче Мәскәү өлкәсенең «Домодедово» аэропорты янындагы төзелә торган автоюлда үз исеменә ялган машина йөртү таныклыгы сатып алу буенча сөйләшү өчен билгесез кеше белән очраша һәм алар үзара килешеп, сүз куеша. Таныклык ясау өчен 45 мең сум акча да түләп куела. Күпмедер вакыттан соң, таныклык әзер булгач, аны ирнең яшәү урыны буенча – Васильево бистәсенең Шевченко урамындагы йорт адресы буенча почта белән китереп бирәләр.

Таныклык бу кешегә «В, Т, С, С1, М» категорияләре буенча машина йөртү хокукы бирә. Әлбәттә, ир документыннан шунда ук файдалана да башлый, «Хендай Солярис» автомобиленә утыра. Ул шулай итеп, ялган юл белән юлларда озак йөри алачагына исәп тота. Әмма кыңгыр гамәл кайчан да булса барыбер ачыкланмый калмый.

Йошкар-Ола – Яшел Үзән автоюлының 115нче чакрымында аның машинасын автоинспекторлар документлар тикшерү өчен туктата. Ә алар, үз чиратларында, юлда юкка гына тормый, ялганны чыннан аерырга күптән өйрәнгән. Нәтиҗәдә, аның документының дөрес булмавы беленә.
Судта үз гаебен тулысынча таныган иргә 10 мең сум күләмендә штраф салына.

Шуны әйтергә кирәк, әгәр дә гаепләнгән ир мондый документ ясауга биргән акчасын рәсми таныклык алу өчен файдаланган булса, хәзер машинасында рәхәтләнеп йөрер, кешечә һәм закон кушканча булыр иде.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев