Яшел Үзән районында 12 мигрантны депортацияләүгә әзерлиләр
Яшел Үзән районында Россия территориясендә законсыз яшәүче 12 мигрантны депортацияләүгә әзерлиләр.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, легальсез мигрантлар чит ил кешеләре яшәү һәм эш урыннарына рейд вакытында ачыкланган.
Аларның кайберләре илгә керү кагыйдәләрен һәм яшәү режимын бозган. Башка мигрантлар исә эшкә законсыз рәвештә урнаштырылган булган. Барлыгы 46 административ хокук бозу протоколы төзелгән.
Ике эш бирүче чит ил кешеләрен хезмәткә законсыз җәлеп иткән өчен җавап бирәчәк, тагын бер эш бирүче хәзер тикшерү астында.
Происшествия Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев