Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районына Санкт-Петербург студентлары килде

«Россиянең сәнәгать моношәһәрләрен үстерүнең икътисадый үзенчәлекләрен өйрәнү» студентлар экспедициясе кысаларында «Икътисадның югары мәктәбе» милли тикшеренү университеты студентлары Яшел Үзәнгә килде.

Яшьләр «Дәүләт секторында идарә һәм аналитика» программасы буенча укулар уза.

Кунакларны икътисади үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анастасия Бауэр сәламләде:

- Яшел Үзән, районның икътисадый потенциалы үсә. Тәҗрибә белән уртаклашу өчен шәһәребезне сайлап алуыгыз безнең өчен бик күңелле.

Катнашучылар әңгәмә форматында Яшел Үзән районының социаль-икътисади үсеше белән танышты, Горький, Серго исемендәге заводлар, ЗПКБ вәкилләре шәһәр үсеше дәрәҗәсенә нинди йогынты ясаулары турында сөйләде. Студентлар үзләрен кызыксындырган сораулар бирде.

- Яшел Үзән районы безне үсеш потенциалы белән җәлеп итте. Җыелган мәгълүматларга нигезләнеп, без студентлар белән бергә предприятиеләрнең шәһәрдәге тормыш дәрәҗәсенә йогынтысы турында аналитик хисап төзиячәкбез, - дип билгеләде экспедиция җитәкчесе - НИУ ВШЭ дәүләт администрирование департаменты доценты Елизавета Колчинская.

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев