Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында аерым медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды.
Андрей Коновалов «Татарстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исем алды.
Андрей Валентинович - 1нче ЗЦРБ анестезиология-реанимация бүлегенең табиб-анестезиолог-реаниматологы. Югары дәүләт бүләген табибка ТР Президенты шәхсән үзе тапшырды.
Андрей Коновалов - югары квалификацияле табиб кына түгел, махсус хәрби операциядә катнашучы Ватанны саклаучы да. Аның батырлыгына һәм бурычына хөрмәт йөзеннән, зал геройны аягүрә басып сәламләде.
ЗЦРБ
Нет комментариев