Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Рөстәм Миңнеханов махсус техниканы 19 медицина оешмасына тапшырды.
Шул исәптән безнең хастаханәгә дә.
Автомобильләр Яшел Үзәнгә килеп җитте инде!
Алар Россиядә җитештерелгән, "Сәламәтлек саклау" милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү федераль программасы кысаларында сатып алынган.
Якын арада яңа ашыгыч ярдәм машиналары дежурга чыгачак.
Нет комментариев