Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән проекты «Күрше фест» бәйгесендә җиңү яулады

Татарстан республикасы шәһәрләрен үстерү институты тарафыннан оештырылган һәм ил күләмендә башка аналоглары булмаган «Күрше фест» бәйгесе «Безнең ишегалды» программасының дәвамы булды.

Әлеге бәйге халыкны берләштерә торган бәйрәмнәр, мастер-класслар яки файдалы актив чараларны оештыра һәм ишегалларын уңайлырак итә торган, төзекләндергән һ.б. проектларга юл ача. Конкурсның гомуми приз фонды 20 млн сумны тәшкил итте. Үзмәшгуль физик затларга ярдәмнең максималь күләме 200 мең, ә юридик затларга – 500 мең сум иде.

Җиңүчеләр исемлегендә «Сәлам, сосед! — Праздник двора по-зеленодольски» проекты да бар. Аны оештыручы – «Жилкомплекс» идарәче компаниясе. Инде күп еллар дәвамында «Жилкомплекс» ИК шәһәрдә ишегалды бәйрәмнәрен үткәрә, хәзер проектның авторлары республика грантлары алачак.

Бәйгегә барлыгы 585 гариза килгән. 15 июльдән җиңүчеләр үз проектларын гамәлгә ашыра башлады. Чаралар Татарстанның барлык 45 районында да узачак һәм сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Фото: «Жилкомплекс» ИК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев