Яшел Үзән мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумы утырышында катнашты
Мөфти Камил хәзрәт үз чыгышында билгеләп үткәнчә, узып баручы елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте игътибары нигездә МХО юнәлтелгән.
2024 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе фронтка 5 сәфәр кылды. 2022 елдан башлап бирегә барлыгы 10 тонна йөк ташылды.
Моннан тыш, мөхтәсибләр ярдәме белән 2 ел эчендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте 3 мотоцикл, 4 автомобиль, 40 хәрби обмундирование комплекты әзерли алды.
«Хозур» нәшрият йортында догалар белән 165 мең данә кесә җыентыклары бастырылды.
Кайнар нокталарга һәм госпитальләргә, көрәшчеләрнең хәрби рухын күтәрү һәм кече Ватаннан сәлам белән күчтәнәчләр китерү өчен, мөфти Камил хәзрәт җитәкчелегендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 22 имамы һәм хезмәткәре барды.
Пленумда гуманитар ярдәмне МХО зонасына җыю һәм китерү буенча үз-үзен аямыйча эшләүчеләрне билгеләп үттеләр. Алар инде МХО кайнар нокталарына 9 сәфәр кылган һәм солдатларга ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан посылкалар тапшырганнар. Камил хәзрәт батырлыклары өчен аларга бүләкләр тапшырды.
2024 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында шулай ук "Зәкят" хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрдәнов һәм "ТР мөселманнары Диния нәзарәте Хадж" директоры Ранис Вахитов хисап тотты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев