«Яшел Үзән» газетасына 2026 елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында вәгъдә ителгән бүләкләр уйнатылды
Бүләкләребезнең берсе инде үз иясенә дә барып җитте.
Бәчек авылында яшәүче Рәмис Шакировка термосны Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин шәхсән үзе тапшырды. Ярдәме өчен аңа зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
Газетабызга тугрылык саклап, безнең белән елдан-ел бергә булган һәр укучыбызга чиксез рәхмәт. Сезнең ышаныч – безнең өчен иң зур бүләк! Алга таба да кызыклы язмалар, файдалы яңалыклар һәм күңелле сюрпризлар белән сөендерергә тырышырбыз.
Җиңүчеләр:
• Рәмис Шакиров (Бәчек) – термос
• Равилә Хәкимҗанова (Чирүчи) – вентилятор
• Р.Р. Чупакова (Яшел Үзән) – мендәрләр
• Э.В. Бачкова (Әйшә) – плед
• Л.И. Хәкимова (Яшел Үзән) – тонометр
• И. Хәсәнов (Норлат) – повербанк
• Наилә Сибгатуллина (Олы Күлбаш) – вафельница
• Э.И. Данчина (Яшел Үзән) – чиләге белән швабра
• Г. Әкрәмова (Яшел Үзән) – таба
• Р. Галәвиев (Каратмән) – сок сыгу җайланмасы
• Искәндәр Хәйруллин (Күгәй) – фонарь
Хөрмәтле җиңүчеләр! Бүләкләрне редакциядән килеп алырга була.
«Яшел Үзән» белән бергә калыгыз! Алда сезне тагын да күбрәк кызыклы язмалар, яңалыклар һәм күңелле бүләкләр көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев