Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Яшел Үзән – батырлар һәм фидакарь хезмәт ияләре шәһәре: Иван Норкинның батырлык юлы

2026 ел Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Бу – Ватан өчен башларын салган сугышчыларга да, тылда җиңүне якынайтып эшләгән хезмәтчәннәргә дә тирән хөрмәт күрсәтү елы.

Бүгенге мәкаләбез Яшел Үзән районының бер үк вакытта сугыш батыры да, тыл хезмәтчәне дә булган искиткеч шәхесе – Иван Андреевич Норкин турында.

Сугышчыдан завод хезмәтчәненә кадәр

Иван Андреевич Норкин 1919 елның 24 сентябрендә Киров өлкәсенең Сметанино авылында крестьян гаиләсендә туа. Сугышка кадәр ул заводта эшли. 1939 елда Кызыл Армия сафына алына, ә 1943 елның июненнән фронтка китә.

Аның батырлыгы 1943 елның көзендә, 1нче Украина фронтының 40нчы армиясе составында сугышкан вакытта ачыла. Кече сержант Норкин 12нче истребитель-танкка каршы артиллерия полкында корал остасы булып хезмәт итә. 1943 елның 21 но­ябрендә Житомир өлкәсенең Яңа Озеряны авылы янында дошманның танклары һәм пехотасы һөҗүмен кире кайтарганда, ул үзе сугыш коралы янына баса һәм 8 дошман танкын, 3 автомашинасын юк итә. Кичекмәстән барган чираттагы бәрелешләрдә тагын бер танк һәм бик күп гитлерчылар юкка чыгарыла.

Бу батырлыгы өчен, 1944 елның 9 февралендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән, Иван Норкинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул  Ленин ордены,  I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә.

Тылдагы батырлыгы

Сугыш тәмамлангач, Иван Андреевич Яшел Үзәнгә кайта һәм Серго исемендәге заводта эшли. Әлеге завод сугыш елларында илне оборона продукциясе белән тәэмин итүче мөһим предприятие була. Норкин монда озак еллар – 2002 елга кадәр хезмәт куя.

Ул Яшел Үзәндә яшәгән соңгы Герой була. 2002 елда вафат булгач, шәһәр халкы аның исемен мәңгеләштерә: Норкин урамы (элекке Юбилей урамы) һәм  И.А. Норкин скверы барлыкка килә. Шулай ук  Җиңү паркында барельеф-мемориаль такта куела, ә Серго заводында истәлек тактасы урнаштырыла.

Яшел Үзән – Җиңүгә зур өлеш керткән шәһәр

Иван Норкин гына түгел, бөтен Яшел Үзән халкы Җиңүгә зур өлеш кертә. Сугыш елларында шәһәрдән фронтка 34 мең кеше китә, шуларның 13 меңе батырларча һәлак була. 17 яшел үзәнле Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

Тылда исә заводлар туктау­сыз эшли: Серго заводы һәр өченче снарядны эшләп чыгарса,  Горький исемендәге завод  сугыш елларында  150дән артык хәрби корабль төзи, фанер заводы очкычлар өчен авиация фанеры әзерли. Шәһәрнең бу фидакарь хезмәте югары бәяләнде – 2025 елда Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Хәтер һәм гыйбрәт

Иван Андреевич Норкин – сугышта да, тылда да үзенең фидакарьлеген күрсәткән шәхес. Ул – бер үк вакытта куркусыз сугышчы да, намуслы хезмәт иясе дә. Аның кебек меңләгән яшел үзәнлеләрнең батырлыгы һәм хезмәте аркасында без бүген ирекле илдә яшибез.

2026 ел – Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы. Бу елда без батырларны искә алып кына калмыйбыз, ә алар­ның гомер юлыннан үрнәк алып, бүгенге көндә дә Ватаныбызны данларга тиешбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев