Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән ашыгыч медицина ярдәме фельдшерлары клиник үлем кичергән кешене терелткән

Төнге берләр тирәсендә килгән чакыруга фельдшерлар Наталья Карасева һәм Руслан Мәрданов составындагы бригада юл алган.

Ике йөрәк өянәген кичергән 70 яшьлек ир-атның йөрәге начарланган.
-Мин исән калмаячакмын, үләчәкмен, - дип каршы ала ул медикларны.
Тик бу юлы түгел, - дип җавап бирә Руслан Мәрданов һәм бригада эшкә керешә.

Пациентның йөзе соры, кан басымы 60ка 40 — кардиогеник шок, ә кардиограмма кискен миокард инфарктын күрсәтә.
Ярдәм стандарт буенча, тромбларны эретүче препарат кертеп күрсәтелә. Шуңа да карамастан, хәл катлаулана: пациентны көзән җыера — ул гырылдый башлый, клиник үлем кичерә.


Аны идәнгә алып салалар һәм дефибриллатор ярдәмендә реанимацияли башлыйлар, шунда пациентның йөрәге туктый. Фельдшерлар тиз, бердәм эш итә. Һава биргеч урнаштырып, йөрәккә ябык массаж ясыйлар - сигезенче минутта пациент сулап куя һәм уяна.
Авыруны реанимациягә китерәләр.
Ашыгыч ярдәм машинасында ни өчен эшләвеңне нәкъ менә шундый чакыруларда аңлыйсың, - ди Руслан Рәфыйкович. - Бик зур эмоцияләр аласың. Мин мондый авырлыкларны яратам. Команда эше дә мөһим: Наталья Викторовна белән без бер-беребезне сүзсез аңлыйбыз.

Нәрсә эшләргә кирәген һәркем белә.


- Фельдшерлар профессиональ рәвештә эшләде, - дип билгеләп үтте ашыгыч ярдәм станциясе мөдире Андрей Моисеев. - Шулай булырга тиеш тә. Бу нәкъ менә ашыгыч ярдәм профиле буенча экстрен чакыруларның берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев