Якын көннәрдә синоптиклар безгә нинди һава торышы вәгъдә итә
Яшәеш

Якын көннәрдә синоптиклар безгә нинди һава торышы вәгъдә итә

Татарстанда, 17 декабрьдә, секундына 15 метрга кадәр көчле җил булачак, иртән һәм көндез бозлавык саклана.

Төнлә һава температурасы -2дән -7 градуска кадәр, көндез – 0 -5 градус булачак.

Чәршәмбе көнне болытлы, урыны белән буранлы һава торышы сакланачак, ә төнлә җилнең тизлеге 15 м/с ка кадәр җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -4..-9 градус тәшкил итәчәк, ә көндез -1дән -6 градуска кадәр.

Пәнҗешәмбе, 19 декабрьдә, синоптиклар аерым районнарда бераз кар һәм йомшак буран вәгъдә итә. Төнлә термометр баганалары -7..-12 градуска кадәр төшәчәк, көнбатышта -16 градуска кадәр суытачак, ә көндез -4тән -9 градуска кадәр фаразлана.

ТР Гидрометүзәгенең беренчел фаразлары буенча, җомга көнне 19 градуска кадәр салкын булачак, көнчыгышта һәм түбән урыннарда -22 градуска кадәр. Көндез -5..-10 градуска кадәр җылыта.

Шимбә көнне кар, юеш кар, көндез урыны белән яңгырга әйләнә торган явым-төшем көтелә. Көндез синоптиклар -2 дән +3 градуска кадәр җылыну вәгъдә итә.


Нет комментариев