Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Якты һәм изге бәйрәм – Пасха белән тәбрик итәм» - Әүфәр Галиев

Кадерле райондашлар, хөрмәтле православие динен тотучы кардәшләр!

Сезне чын күңелдән якты һәм изге бәйрәм – Пасха белән тәбрик итәм. Бу көн – христиан дөньясында иң олы, иң мәгънәле бәйрәмнәрнең берсе. Ул кешеләр күңеленә өмет, иман, мәрхәмәт һәм рухи яңарыш алып килә. Пасха – тормышның яшәү көченә, яхшылыкның явызлыкны җиңүенә, мәхәббәт һәм шәфкатьнең өстен булуына ышанычны ныгытучы бәйрәм.

Бу якты көн кешеләрне берләштерә, күңелләрне пакьли, игелекле гамәлләргә өнди. Пасха – гаилә учагы җылысын, туганнар һәм якыннар белән очрашу шатлыгын, дуслык һәм татулыкның кадерен тагын да ныграк тоярга мөмкинлек бирә торган бәйрәм. Әлеге изге көн һәр йортка тынычлык, иминлек, муллык һәм шатлык алып килсен.

Безнең күпмилләтле һәм күпконфессияле җәмгыятьтә төрле дин вәкилләренең үзара хөрмәт, татулык һәм бердәмлек белән яшәве – зур байлык. Пасха бәйрәме дә кешеләрне яхшылыкка, игелеккә, рухи чисталыкка чакыра, һәркемнең күңелендә өмет һәм ышаныч уята.

Кадерле дуслар! Бу якты бәйрәм көннәрендә сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы телибез. Йортларыгыз да һәрчак татулык, җылылык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен. Изге Пасха бәйрәме һәркайсыгызга шатлык, илһам һәм яңа өметләр алып килсен.

Бәйрәм өстәлләрегез мул булсын, йөрәкләрегездә иман нуры сүнмәсен. Һәр йортка тынычлык, иминлек, бәрәкәт иңсен.

Әүфәр Галиев, «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» акционерлык җәмгыяте генераль директоры 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев