Якташыбыз, биш бала әнисе Ильмира Нуруллина «Гыйлем нуры» бәйгесендә җиңү яулады
Яшәеш

Якташыбыз, биш бала әнисе Ильмира Нуруллина «Гыйлем нуры» бәйгесендә җиңү яулады

Лениногорскиның Мәдәният сараенда «Гыйлем нуры» 13нче интеллектуаль викторина узды.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Конкурсның тарихы җирле «Ихлас» мәчетендә башлангыч ала һәм аны традиция буенча биредә үткәрәләр.

Быел катнашучыларның географиясе сизелерлек киңәйде һәм оештыручылар ярышны Лениногорскиның төп сәхнәсенә күчерү турында карар кабул итте. 

Викторинаның регламенты да үзгәрде: элек уйлануга бер минут бирелсә, хәзер катнашучыларга бары 30 секунд кына тәкъдим ителде. Ярышта катнашучыларга төрле белем тармакларыннан сораулар бирелде. Җаваплар язма рәвештә кабул ителде.

Яшел Үзәннән Ильмира Нуруллина быелгы викторинада җиңүгә иреште.  Ильмира ханымның зирәклеге, белеме һәм тиз реакциясе аңа иң югары нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итте.

Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!


Нет комментариев