Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Гыйнвар башы Яшел Үзән районында коточкыч фаҗига белән башланды

7 гыйнвар көнне Ходяш тимер юл тукталышында 2010 елгы яшүсмер поезд белән фаҗигага юлыккан.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"

Беренче мәгълүматлар буенча, үсмер наушниклардан һәм капюшоннан булган, шуңа күрә килүче поезд тавышын ишетмәгән. Машинистның каты сигнал бирүе егетне каушатып калдырган: ул куркудан кирегә түгел, ә платформа кырыена атлаган, үтеп баручы транспорт аны эләктереп уза.
Хәзерге вакытта зыян күрүче ДРКБга озатылган.

Дуслар! Тимер юл — куркыныч зона. Зинһар, рельслар янында наушникларны салыгыз, капюшонны төшерегез һәм як-ягыгызга карагыз. Бер мизгел бөтен тормышны үзгәртергә мөмкин. Егетнең тиз арада сәламәтләнүенә өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

2

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев