Гүзәлем: “Балалар да, карьера да түгел...
Беренче урында ир булырга тиеш”
“Гаиләдәге иң зур хата – хатын-кызның тормыш приоритетларын дөрес куймау. Беренче урынга ире буласы урынга, алар балаларны, карьераны, өйне һ.б. куя. Моңа мисаллар күп: хатын-кыз өйдән чыкканда, матурланам дип, озак әзерләнә: прическа, макияж ясый, кием һәм бизәнгечләрне озак сайлый... Ә өйгә кайткач, туфлиен гади тапочкига, күлмәген халатка алыштыра һәм макияжын шундук юа. Ә бит ирләр, аның өчен түгел, ә башкалар өчен тырышканыңны күрә. Шуннан соң, ул сезнең өчен тырышырмы соң?” – дип язып куйган.
Әлбәттә, бу сүзләр язылучылар арасында ике төрле фикер тудырган. Кемдер “беренче урында – ир”, ди, ә кемдер балалар ди.
Җырчы Иркә дә үз фикерен язып калдырган: “Ни генә булмасын, балалар иң якыныдыр инде. Әмма бу минем фикер. Иреңне артык нык ярату да шулай ук төрле авырлыклар китерергә мөмкин”, - дигән.
Ә Рәфинә Ганиуллина: “Лаеклы ир булса, әлбәттә ул беренче урында!” – дигән.
Тагы бер язылучының комментарие күзгә ташлана: “Хатын-кыз ир-атны өстенрәк куйган саен, ир-ат моңа тиз өйрәнә. Һәм гаиләдә балалар тугач, хатын-кыз нигәдер начар булып кала, ә ир-ат – хан! Мин иремне бик яратам, әмма аның пешкән аш ашарга өстәл янына утырып кашык биргәнен көтеп утыруы җенемне чыгара”.
Ә Сез ничек уйлыйсыз? Гаиләдә беренче урында кем булырга тиеш?
Чыганак: Татар Эстрада
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев