Гүзәл Уразовага «стерва» дигәннәр. Җырчы моңа ничек җавап биргән?
1616
0
Блогер Олеся Лесная Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың концертында булган. Ул, җырчыдан кала, башка гаилә әгъзаларына һәм тамашачыларга да сораулар яудырган.
Беренче әңгәмә Гүзәл Уразова белән:
– Сезне күпләр «стерва» ди…
– Охшаганмы? Һәркемнең үз фикере инде...
– Ни өчен башка артистлар белән дуэтыгыз юк?
– Ник булмасын? Илдар Хәкимов белән бар, Радик Юльякшин белән 2 дуэт эшләдек.
– Соңгы елларда «солянка»ларда, «Татар җыры»нда күренмисез?
– Үз сәбәпләре бардыр. Ләкин безнең үзебезнең концертлар күп. Рәсәй буйлап чыгып китсәк, кайтып кермәле түгел. Менә декабрьгә кадәр Казанда бер генә тапкыр булам.
– Иң зур гонорарыгыз?
– 31 декабрьдә без бернинди заказлар алмыйбыз, гаилә белән ял итәргә барабыз. Шул көнне шалтыратканнар да, администратор башына килгән сумманы әйткән. Аннары гаҗәпләнеп шалтырата, алдылар бит, дип.
– Күпме иде?
– 1 миллион сум.
Хәзер сораулар Илдар Хәкимовка:
– Гүзәл Уразова – популяррак, сезгә «обидно» түгелме?
– Шундый «тозсыз» сорау. Ул популяррак булган саен, миңа да яхшы.
– Үзегезнең «сольный» концертыгызны куясыгыз килмиме?
– Юк, теләгем юк, алай җырлыйсым да килми...
– Нишләп? Сезнең башка бизнес бармы әллә?
– Башка бизнес юк, әмма эш күп.
Блогер җырчыларның олы кызлары Элларидан да нигә быел концертларда җырламавы белән кызыксынган.
«1 ел ял алдым, башка юнәлешләрдә үземне сынап карыйсым килә», – дип җавап биргән ул.
Блогер шулай ук тамашачыларга да «җылыткыч таптыгызмы», «ай, нинди прическа сезнең» дип «бәйләнеп» алган, алар да Олесяны игътибарсыз калдырмаган.
«Аякларыңа күз тисә, үзем килеп өшкерермен», – ди бер абзый, блогерның кыска күлмәгенә күз салып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев