Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне булып узды
***
- Татар герой-шагыйре Муса Җәлилнең батырлыгы тарихыбызга мәңгелеккә кереп калды. 15е февральдә, Җәлилнең туган көнендә, 4нче мәктәптә “Батырлыгың мәңге онытылмас!” дигән әдәби-музыкаль кичә узды. Укучылар Муса Җәлилнең сугышка кадәр һәм фронтта язган шигырьләрен тирән хис белән сөйләде, аңа багышланган җырларны яңгыратты, тормыш юлы белән танышты. Муса Җәлил – халкыбыз горурлыгы, туган илне ярату, тугрылык, батырлык үрнәге ул, - дип сөйли 4нче мәктәпнең туган (татар) тел укытучысы Әлфия Мөхәммәтшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев