Чача эчеп агуланучылар бар. Сак булыгыз!
Яшәеш

Чача эчеп агуланучылар бар. Сак булыгыз!

***

Адлер базарында 3 кеше сатып алынган чача белән агуланып үлгән.

Бер гаилә Сочидагы туганнары янына ял итәргә килә. Пляжга юл тотканда алар спиртлы эчемлекләр сатып алырга ниятли. Чача сатып алалар. Икенче көнне 4 кешенең хәле начарлана.

Зыян күрүчеләрне хастаханәгә салалар, ләкин, кызганычка каршы, өч кешене коткарып кала алмыйлар. Алар 3 көн дәвамында вафат була. Җирле халык мондый очракларның алдарак та булуы турында хәбәр итә.

Хәзер «идән астында ясалган» спиртлы эчемлекләр сата торган нокта ябык. Хокук саклау органнары тикшерү башлаган.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»


Нет комментариев