Фитр-сәдакасы кемгә бирелә?
Яшәеш

Фитр-сәдакасы кемгә бирелә?

Фитр-сәдака мохтаҗлар файдасына түләнә, ләкин кайбер чикләүләр бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

«Иң беренче чиратта, туганнарыгыз яки күршеләрегез арасындагы мохтаҗларга игътибар итегез. Әгәр алар юк икән, алга таба күчегез: мәхәллә, район, микрорайон. Кайлардадыр Африкада мохтаҗлар эзләүнең кирәге юк», – диде имам.

Шул ук вакытта фитр-сәдаканы туры сызык буенча туганнарга: әти-әнигә, әби-бабайга, балаларга һәм оныкларга бирү тыела.

«Чөнки алар безнең тәэминатыбызда. Әгәр минем әнием ачлы-туклы яшәсә, мин оҗмахка керә алмыйм. Әгәр минем әбием ач булса, мин оҗмахка керә алмыйм. Әгәр балаларым, оныкларым ач булса, мин оҗмахка керә алмыйм», – дип өстәде Хәйруллин.

Искәртеп узабыз, 2026 елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте фитр-сәдаканы көмеш буенча нисабка ия булган мөселманнар өчен (120 мең сум) 200 сум, алтын буенча нисабка ия булучылар өчен (940 мең сум) 1200 сум күләмендә билгеләде.

Татар-информ


Нет комментариев