Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Фаҗигагә берничә секунд кала: Татарстанда коткаручылар бата башлаган баланың гомерен саклап калган

Буа шәһәрендә буада бата башлаган баланы коткарып калганнар. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе хәбәр итә.

Сәгать 16:35тә «ГЛОНАСС 112» системасы аша Буа шәһәрендәге буада баланың бата башлавы турында хәбәр килә. Коенганда 12 яшьлек малай су йота башлый.

Пляжда кизү торган ОСВОД коткаручылары бер мизгелдә ярдәмгә ташлана. Алар малайны судан чыгарып ярга алып менә, реанимация чаралары үткәрә. Баланың гомерен саклап калалар һәм аны ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшыралар.

Соңрак малай Буа үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә озатыла.

Новости Татарстана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев