Фаҗига - шәхси йортта чыккан янгында кечкенә балалар һәлак булган
***
Төнлә Әстерханның шәхси торак йортында чыккан янгында 5 бала һәлак булган. Фаҗига вакытында балаларның әнисе өйдә булмаган. Хәбәрне «Аргументы и Факты» порталы Россия Тикшерү комитетының рәсми мәгълүматларына сылтау ясап бастырган.
2025 елның 20 апрелендә, төн уртасында, Әстерханның Киров районындагы шәхси йортта янгын чыккан. Утны сүндергәч, янгын сүндерү хезмәткәрләре бина эчендә 4 яшьтән 11 яшькә кадәр булган дүрт баланың мәетен тапкан. Вакыт узу белән бишенче корбан да табылган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, янгын башланган вакытта балаларның әнисе күршеләрдә булган. Һәлак булган балаларның икесе хатын-кызның үз балалары, икесе – тәрбиягә алынган балалары, ә бишенчесе – гаиләгә кунакта килгән бала булган.
Хәзерге вакытта Россия Тикшерү комитетының Киров районы буенча бүлеге җинаять эше ачты. Фаҗиганең төп сәбәпләрен ачыклау өчен тикшерү дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев