Фаҗига: янәшә торган ике йорт дөрләп янып беткән
«Торырга җирләре калмады инде»
3 сентябрь көнне иртәнге сәгать 9да Иләбәр авылында янгын чыга. Янәшә торган ике йорт яна.
Беренче йортта өлкән яшьтәге ир белән хатын, икенчесендә өч балалы ханым яшәгән. Гаилә башлыгы махсус хәрби операциядә икән.
Кызганыч, ике йорт та янган. Хәлгә ачыклык кертү өчен без авыл халкы белән сөйләштек.
– Өлкәннәр яшәгән йорттагы әби хастаханәдә иде. Аңа янгын хакында берни дә әйтмәгәннәр. Бүген өенә дә чыгасы булган. Тик әлегә хастаханәдә калдырганнар. Ире СВОдагы Ләйсәннең ике баласы студент, өченчесе мәктәптә укый иде. Торырга җирләре калмады инде. Әмма ничек тә бергәләп ярдәм итәрбез. Авыл халкы бердәм безнең. Ике гаиләгә дә дип акча җыя башладык. Алла бирса, ничек тә йортлы булырлар, – ди алар. Әмма йорт салу өчен шактый акча кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев