Эшкә сәләтлелек вакытка бәйле
6:00-7:00 – озакка хәтерләү яхшы эшли, бу вакыт аралыгында алынган барлык мәгълүмат җиңел истә кала.
8:00-9:00 – логик фикерләү «кабына», бу хәтергә сеңдерү һәм аналитика белән бәйле эшчәнлек өчен уңай вакыт.
9:00-10:00 – мәгълүмат һәм статистика белән эшләү өчен яхшы вакыт.
11:00-12:00 – интеллектуаль функция нәтиҗәлелеге кими, шуңа ял итеп алырга, мәсәлән, музыка тыңларга мөмкин.
11:00-14:00 – төшке аш өчен иң кулай сәгатьләр. Бу вакытта кабул ителгән ризык яхшы эшкәртелә һәм үзләштерелә.
12:00-18:00 – актив хезмәт өчен шәп вакыт. Шуннан да соңрак эшләү баш миен артык көчәнергә мәҗбүр итә. Андый артык киеренкелекнең беренче билгеләре – йоклап китә алмау.
21:00-23:00 – баш мие, аң һәм нерв системасы бу аралыкта тулырак ял итә.
23:00-01:00 – йоклаганда нечкә энергия (нерв һәм мускул көче) тернәкләнә.
01:00-03:00 – йоклаганда кеше эмоциональ энергиясен яңарта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев