Электрон повесткалар килә, автомобильләр кыйммәтләнә - октябрь ае үзгәрешләре
Яңа законнар автомобильчеләргә, көзге чакырылышка, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә, элекке хәрбиләргә кагыла.
Автомобильләр кыйммәтләнә
Сәбәбе – утильләштерү җыемы арту. Чит илдән машина сатып алганда, тузгач, транспортны утильләштерү өчен алдан ук түләп куюны аңлата. Хөкүмәт бу җыемны 2030 елга кадәр акрынлап арттырачак. Шул ук вакытта 1 октябрьдән иң күпкә – 70–85 процентка. Шуннан соң, һәр ел саен – 10–20 процентка.
Авариягә юлыгучыларга
ДТП турында хат бланкында (аны ОСАГО белән бергә бирәләр) QR-код пәйда булачак. Ул «Госуслуги Авто» порталына кертеп җибәрә. Биредә ЮХИДИ хезмәткәреннән башка гына (Евроберкетмә буенча) аварияне рәсмиләштерү мөмкинлекләре һәм тәртибе аңлатылган. Әйтергә кирәк, автомобильчеләр бу ысулдан бик теләп файдалана. Россия банкы мәгълүматлары буенча, аена 50–100 мең авария очрагы шул рәвешле рәсмиләштерелә. Бу порталдагы мобиль кушымтаны телефонга урнаштырып, шуның аша, китерелгән зыянны каплауга гаризаны, иминият компаниясенә бармыйча гына, тапшырырга мөмкин.
Көзге чакырылыш һәм электрон повестка
1 октябрьдән көзге чакырылыш башланды. Ул ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Армиягә 18дән 30 яшькә кадәрге егетләр чакырыла. Шулай ук, 2023 елның 31 декабреннән соң 27 яше тулып, хәрби билетка ия булмаучылар да армия сафларына алына. Бу җәһәттән зур яңалык бар. Өч пилот төбәктә – Мари Эл республикасында, Сахалин һәм Рязань өлкәләрендә электрон повесткалар җибәрә башладылар. Моның өчен электрон повесткалар реестры сайты булдырылган. Аңа «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша керергә мөмкин. Реестрга урнаштырылганнан соң 7 көн узгач, повестка тапшырылган булып санала. Киләчәктә егетләргә бары тик электрон повесткалар гына юллау күздә тотыла.
Хезмәт хакы һәм пенсия
1 октябрьдән хәрби пенсияләр һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 5,1 процентка арта. Хезмәт хакының инфляцияне «куып тотуы» максатында билгеләнгән чара бу. Аерым алганда, дәүләт клиникалары табибларының, фән һәм мәдәният өлкәсе, музей хезмәткәрләренең эш хакы күбәя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев