Дуслар, әйдәгез республикабызга «ФормАРТ» конкурсы финалында бергәләп ярдәм итик!
Безнең регионны «Ждёт» эше белән рәссам Александр Попов тәкъдим итә.
Рәсемдә өчпочмаклы фронт хаты белән хәрби формадагы кыз сурәтләнгән. Аның карашында – аерылышу газабы һәм киләчәккә ышаныч, сугыштан да көчлерәк булган мәхәббәт. Бу – тереклек өчен рух көчен саклаган меңләгән аналар, хатын-кызлар, апа-сеңелләр образы.
Тавышыгызны бирер өчен 8 (800) 301-50-23 номеры буенча 15 сентябрьгә кадәр бушлай шалтыратырга һәм 4 санын җыярга кирәк.
Сүз уңаеннан, мурал Яшел Үзән – хезмәт батырлыгы шәһәрендә Комаров урамы, 13нче йорт диварында ясалган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев