Догалар кабул булмауның 10 сәбәбе
Расүлебез вафатыннан соң дөньяга килгән мәшһүр әүлия Ибраһим Әл-Әдһәмнән догаларыбыз кабул булмавының сәбәбен сораганнар.
Ул болай дип җавап биргән:
- Аллаһны таныйсыз, Аңа ышанасыз, әмма хакын үтәмисез.
- Коръән укыйсыз, әмма аның белән гамәл кылмыйсыз.
- Пәйгамбәребезне таныйсыз, әмма сөннәтен үтәмисез.
- Шәйтан – безнең дошманыбыз дисез, ә үзегез аны гамәлдә дус тотасыз.
- Җәннәткә ышанасыз, әмма анда керергә омтылмыйсыз, ягъни җәннәт гамәлен кылмыйсыз, ә бу дөньяда җәннәт төзисез.
- Җәһәннәм бар дисез, ышанам дисез, әмма котылырга ашыкмыйсыз, ягъни җәһәннәмгә якынайта торган гамәлләр кыласыз.
- Үлемгә ышанасыз, әмма әзерләнмисез, уен-көлке белән мавыгасыз.
- Кеше гаебен күрәсез, ә үзегезнең гаебегезне күрмисез.
- Аллаһы сезгә нигъмәт бирә, әмма шөкер кылмыйсыз.
Мәетне озатасыз, әмма үзегез гыйбрәт алмыйсыз”.
Чыганак: https://t.me/timhazrat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев