Чүп үләне, димәгез - сарутның файдасы
Сарут. Бакчачылар өчен иң куркыныч чүп үләне һәм шул ук вакытта бик тә файдалы үсемлек.
Йорт хайваннары аны юктан гына яратмый: табигатькә чыккач, алар нәкъ менә шуны ашый. Эш шунда ки, аңарда витаминнар бик күп. Кешеләр азык итеп сарутның яфрагы белән сабагын түгел, ә тамырын куллана. Ул туклыклы һәм файдалы, урманда адашканнарны ачлыктан бер генә коткармаган. Тамырында минераллар: калий, магний, тимер, марганец, цинк күп. Сарутта витаминнар да бар: аскорбин кислотасы, А һәм В төркеме витаминнары, кремний кислотасы.
Дару максатында сарутны язда яки көзен җыялар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев