ТР ЭЭМ хәбәр иткәнчә, җәйге каникул вакытында балалар нацист символикасын урнаштырган берничә очрак ачыкланган.
Бер очракта 16 яшьлек егет Мәскәүдән килгән абыйлары белән үз йорты подъездында, шулай ук башка йортлар диварларында һәм автобус тукталышында свастика ясаган.
Аналогик бозуны 9нчы сыйныфта укучы 14 яшьлек үсмер һәм техникумнан 17 яшьлек иптәше кылган.
Тагын бер очракта 15 яшьлек кыз үзенең социаль челтәрләрдәге битендә нацист символикасы рәсемнәрен һәм «Керчь атучысын» аклаган видео бастырган.
16 яшькә җиткән барлык үсмерләр штрафка тартылды. Калганнар өчен ата-аналары җавап бирәчәк.
Татар-информ
Нет комментариев