Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бүләк җыеп кибет юлын таптый башладыгызмы әле?

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.

Кибетләрдә күңелле хәзер, яңа ел атмосферасы сизелә башлады. Кәнфит-печенье алыйм дип, махсус кибетенә кергән идем, бер апа бүләк сайлап мәш килә. Бер кило прәннек алу өчен ярты сәгать чиратта торганмындыр. Хәзер бит инде кәгазь савытка салынган әзер бүләкләрнең ниндиләре генә юк. Бәяләреннән дә, төрләреннән дә күзләр камаша. Ул иң кыйммәтлесен, затлысын сайлап алды. Аңа гына риза булмыйча, өстәп, бала-чага үлеп китә торган тагын бик күп төрле вак-төяк салдырды. Теге кечкенә кибет халык белән шыплап тулды. Әллә чыгып китимме, дигән идем, күпме көттем бит, артка юл юк! Шөкер, бүләк тулды, инде чират килосы мең сумлык кәнфиткә җитте. Сатучысы да ут түгел. Төшке ашым бетә инде дип көям, җәфаланам. Теге апаңа хет шунда ярылып кит. Ура, ниһаять, шактый гына суммасын түләп, чыгып китте, чират миңа җитте. Ярар, без көтәргә өйрәнгән инде, менә шундый минутларда тирә-юньне күзәтергә яратам. Мин әйтәм, оныклар кадерле инде, ә. Иң яхшысын, иң матурын алырга тырышабыз бит. Шулчак мәктәптә булган бер вакыйга искә төште. Укытучы кызы булгач, миңа бүләк бирмәделәр. Яңа ел күчтәнәчләрен әти-әнисе колхозда эшләгәннәр генә алды. Сыйныфташларым и сөенә инде, пакеттагы нигъмәттән сыйлана. Шунда ник берсе «мә» дип, бер конфет бирсен. Бала-чага бит инде, мин дә көткәнмен. Хәзерге акылым булса, бик исем китәр иде! Ярар, кызлар, сүзем озакка китте, сез дә бүләк җыеп кибет юлын таптыйсыздыр. Минем кебек чиратта озак тормагыз. Алайса әллә нинди хатирәләр яңара...

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев