Бүген Татарстан территориясендә 9 беспилотник бәреп төшерелде
Яшәеш

Бүген Татарстан территориясендә 9 беспилотник бәреп төшерелде

Бүген 09.20 сәгатьтән 10.15 сәгатькә кадәр кадәр һава һөҗүменә каршы тору (ПВО) көчләре Татарстан Республикасы территориясендә Украинаның 9 беспилотнигын бәреп төшергән һәм юк иткән.

Бу хакта РФ Оборона министрлыгында хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».

Барлык пилотсыз очу аппаратлары да сәнәгать объектларына юнәлгән булган, дип хәбәр ителә.

«Һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Җитештерү процесслары бозылмаган. Барлык оешмалар да штатлы режимда эшли», – дип хәбәр итте Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.


Нет комментариев