Татар халкы тарихында лаеклы урын алган җәүһәр ул гармун.
Асыл ир-егетләр илен-җирен саклап яуга киткәндә дә җилкәсенә гармунын салган, аны тартып кайгы-сагышын баскан. Мәхәббәт шаһиты да ул гармун, сөйгән ярларга тирән хисләрне җиткерүче дә.
Күпме йөрәкләрне кавыштырган бит ул. Кыңгыраулы атлар белән авылга килен төшкәндә дә иң түрдә гармунчы – затлы кеше булган. Чөнки алар кеше күңелен тәрбияләүчеләр.
Заманалар үзгәреш кичерә. Әмма гармунчыларның абруе кимеми. Мәңгелек кыйммәтләрне саклаучыларга халык баш ия, гармун моңы безне якынайта
Нет комментариев