«Безнең әле зур юллар үтәсе, тауларга менәсе, бик күпне күрәсе бар...» - Айдар Галимов
«Яшик әле» - Айдар Галимов репертуарында яңа җыр.
«Мин бу җырны беренче чиратта күпне күргән, күпне кичергән, бернигә бирешмичә, бүгенге көндә дә алгы сафларда баручы яшьтәшләремә, безнең буын вәкилләренә багышлыйм! ⠀
⠀
Әйе замандашларым, туганнарым, безнең әле зур юллар үтәсе, тауларга менәсе, бик күпне күрәсе һәм безгә тигән игелекне кайтарып бирәсе бар! Иң мөһиме - тормыш буенча тупланган тәҗрибәне, белемне, яуланган ниндидер казанышларны киләчәк буыннарга, балаларыбызга, оныкларыбызга тапшырасы бар! ⠀
⠀
Җыр сузләренең авторы, минем өчен кадерле кеше - шагыйрә Фирая апа Зыятдинованы да искә алыйк!⠀
Казаннарда беренче адымнарымны ясаган чакта, миңа терәк булырдай бик сирәк кешеләрнең берсе иде ул! Концертларыма килеп, миңа багышлап хәтта шигыръләр язуыгыз, ул вакытта нинди зур стимул булуын белсәгез иде Сез! Рәхмәт Фирая апа, еллар аша рәхмәтләремне һәрбер чыгышымда, Сезгә шушы җыр аша да җиткерермен!⠀
⠀
Яшик әле...»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев