Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Без – өлкән яшьтәгеләр хәзер урамга чыгарга куркып утырабыз» (әйтәм әле)

Ни өчен дисезме?

Чөнки бөтен җирдә бозлавык, аяк атлап булмый, ком-тоз ишеләр сибелмәгән. Нишләп җәяүлеләр йөри торган төп тротуарларны карамыйлар икән ул, ә? Өлгермиләрдер дип тә әйтергә тел бармый. Чөнки кыш буе шулай. Урам җыештыручылар булырга тиештер бит инде ул? Аптырагач, егылып-таеп туйгач, кызлар, сезгә язарга булдык. Карт кеше бер мәртәбә егылдымы, ботын сындырдымы, шул килеш урыннан тора алмаячак бит инде ул. Хәер, нәрсә язам инде мин тузга язмаганны. Барыбер безне аңлаучы юк, җитәкчеләр җәяү йөрмәгәч…

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Фото: ЯҮМР матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев