Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Бердәмлек»тә бергәлек: Мәдәни үсеш үзәгендә рәссамнар Нина һәм Эдгар Филипповларның шәхси күргәзмәсе ачылды

Эдгар белән Нина әле быел гына бергә гаилә корып җибәргән. Шуңа күрә күргәзмә дә «Бердәмлек» дип атала.

1992 елда мин «Мәгьрифәт» газетасына рәссам буларак, аның редакторы Рифат Фәттахов чакыруы буенча, эшкә килдем. Анда миңа кадәр Эдгар Филиппов дигән рәссам эшләп киткән иде инде. Газетага шундый матур итеп рубрикалар, рәсемнәр ясалган. Мин шундый иттереп газетаны бизи алырмынмы дип, аптырап та калган идем. «Ватаным Татарстан»да эшләгәндә Александр Сергеевич Филиппов дигән журналист белән таныштым. Без аны яратып «дядя Саша» дип йөрттек. Александр Сергеевич Эдгарның әтисе булып чыкты. Шаян, бик эшчән кеше, кайчан гына карасаң да язып утырыр иде. Эдгарның әнисе Клара апаны да беләм. Гел редакциягә килеп йөрде, шулай ук язарга бик ярата, аның гыйбрәтле мәкаләләрен яратып укый идем.

Клара апай тумышы белән Актаныш районы Чуракаево авылыннан. Алар 2 кыз, 4 малай үсә. Клара апайның 4 абыйсы да Бөек Ватан сугышында һәлак була. Ул үткән гасырның җитмешенче еллар башында Арча районы мәдәният бүлеге җитәкчесе булып та эшләп ала. Эдгар апасы белән әниләренең язмаларын җыеп, ике томнан торган «Йөрәгем таҗы» дигән китабын чыгарган. Шундый балаларың булуга ничек шатланмыйсың инде?!

Александр Сергеевич керәшен татары, Зәй районы Зыче Баш авылында туа. Аның да китаплары бар. Ул Апас районы газетасында редактор булып та эшләгән. Эдгар Филиппов Россиянең һәм Татарстанның рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан мәдәнияте белән эшлекле аралашуда Россия-Балкан үзәге җитәкчесе. Скульптор, график. Эдгар шулай ук карап туймаслык табигать күренешләре, картиналар яза, портретлар да ясый.

Эдгар кечкенәдән, мәктәптә укыганда ук, рәсемнәрен «Яшь ленинчы», «Ялкын» һәм башка газета, журналларда бастырган. Рәсемнәре белән конкурсларда җиңеп, «Артек» Бөтенсоюз пионер лагерына юллама белән бүләкләнгән. Эдгар иҗат иткән скульптураларны Татарстанда, Казанда һәм башка республикаларда да күрергә мөмкин. Аларга карагач, бу осталыкка кайда өйрәнде икән дип, аптырап та куясың. Әнә чыгышлары буенча татар булган Суворов белән Кутузов бюстларын ничек оста итеп иҗат иткән. Кар өстендә басып торган казларны күргәч, ниндидер матур вакытлар, өмәләр искә төшә. Авылга кайтып килгән кебек буласың, яшь чакларны сагынып куясың. Әнә Сөембикә манарага менеп баскан, әллә сикерергә әзерләнә инде. Юк, ул бу юлы кире уйлаячак. Ә бәлки бу берәр артистка гынадыр әле... Эдгар әнисе Клара апаның портретын бигрәк яратып иҗат иткән.

Аны хөрмәт иткәне әллә кайдан күренеп тора. Эдгарның тормыш иптәше Нина Крылова Татарстанның рәссамнар һәм шулай ук Россиянең рәссам-педагоглар берлеге әгъзасы. Рәсем укытучысы, шигырьләр, хикәяләр яза, картиналар, портретлар иҗат итә. Нина әле үткән ел гына Лениногорскидан Яшел Үзәнгә күчеп килгән. Аның әти-әнисе дә танылган рәссамнар икән. Эдгар белән Нина әле быел гына бергә гаилә корып җибәргән. Шуңа күрә күргәзмә дә «Бердәмлек» дип атала. Нина Сергеевна Крылова үзе дә рәссамнар, музыкантлар, шагыйрьләр арасында тәгәрәп үскән, күп төрле иҗат әһеле, беренче китабын чыгарырга җыена. Эдгар, Нина белән танышуыма мин бик шатландым, чөнки алардан күп нәрсәләргә өйрәнергә була. Мин киләчәктә дә иҗади гаиләгә уңышлар, исәнлек-саулык теләп калам!

Зөлфәт Хәйруллин, рәссам, шаржлар остасы, Татарстанның рәссамнар һәм журналистлар берлеге әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев