Белә идегезме, кар турында хәдис бар
***
Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең болай дип дога кылганы риваять ителә:
Аллааһүммә, таһһирнии бис̣-с̣әлҗи ("с" хәрефе сакау итеп укылы) вәл-бәради, вәл-мә-иль-бәәрид. Аллааһүммә, таһһирнии минәз̣-з̣унууби ("з" хәрефе сакау итеп укыла) вәл-хатаа-йәә, кәмәә йүнәккыйс̣-с̣әүбуль ("с" хәрефе сакау итеп укыла) әбъяду минәл-вәсәхъ.
Мәгънәсе: "Йә, Аллаһым, мине кар, боз һәм салкын су белән пакьләндер. Йә, Аллаһым, ак кием пычрактан чистарган кебек, мине (икенче риваятьтә "минем калебемне" ) гөнаһлардан, хата-кимчелекләрдән чистарт".
Чыганак: Тимергали хазрат телеграмм каналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев