Баш санитар табиб: “Татарстанда 26 инфекция көчәйде”
Быел коронавирус пандемиясе рәсми төстә төгәлләнде.
Әмма санитар табиблар бу вирусның Татарстан яшәүчеләрнең сәламәтлегенә ничек йогынты ясавын күреп-сизеп тора.
Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина ведомствоның йомгаклау коллегиясендә шул хакта белдергән.
“Пандемия кайтавазын әле озак вакытлар буе сизеп-күреп торачакбыз. Иммунитетыбызга гаять зур зыян салды ул чөнки. Шуның аркасында 26 инфекция буенча чирләүчеләр артты”, – дип басым ясап әйткән баш санитар табиб.
Аның сүзләренә караганда, кызамык һәм бума ютәл коронавирусның иң киң таралган “күчтәнәчләре”нә әйләнгән.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев