Балалар поликлиникасында түбә ишелгән
Яшәеш

Балалар поликлиникасында түбә ишелгән

Химиклар урамында урнашкан Казан балалар поликлиникасы бинасында түбә ишелгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бинаның ике кыеклы түбәсенең бер өлеше җимерелгән.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, һәлакәт нәтиҗәсендә бер кеше дә зыян күрмәгән, эвакуация таләп ителми, инженерлык коммуникацияләре зарарланмаган.

Халыкка медицина ярдәме штат режимында күрсәтелә. Түбәне ремонтлау эшләре планлаштырылган.

Казань КП


Нет комментариев