Яшәеш

Бала таптыручы табиблар нарасыйның кулын өзеп чыгарган

***

Һиндстанда табиблар бала таптырганда нарасыйның кулын өзеп чыгарган. 

Фаҗига Харьяна штатының Мандикхер шәһәрендәге хастаханәдә булган.

Бала таптырган вакытта, сабыйның кулы тәненнән тулысынча аерылып чыккан. Бала исән калган, аны күрше шәһәрдәге башка медицина оешмасына күчергәннәр.

Бу хәлне тикшерү өчен махсус комиссия төзелгән, ул хастаханәдә расланган медицина протоколлары үтәлмәгәнен ачыклаган.

Интертат

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды


Нет комментариев