Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бала авырган вакытта ничә тапкыр больничный алырга мөмкин?

Җиде яшькә кадәрге баланы караганда, больничный елына 60 көнгә кадәр түләнә, ә авыр авырулар булганда, бу вакыт 90 көнгә кадәр арта.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

«Татар-информ» агентлыгына интервьюда РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин больничныйларны исәпләү үзенчәлекләре турында сөйләде.

«Җиде яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар өчен, дәвалануның һәр очрагы буенча 15 календарь көнгә кадәр пособие түләнә, ләкин елына 45 көннән артык түгел. 18 яшькә кадәрге инвалид баланы карау елына 120 календарь көнгә кадәр түләнә. Әгәр 18 яшькә кадәрге бала ВИЧ-инфекцияле булса яки авыру вакцинациядән соңгы авырлык яки яман шеш авырулары белән бәйле булса, пособие дәвалануның яки бала белән медицина оешмасында бергә булуның бөтен вакытына түләнә», – диде ул.

Сигез яшькә кадәрге бала авырган очракта, уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә пособие түләнә. Әгәр бала сигез яшьтән өлкәнрәк булса яки гаиләнең өлкән әгъзасын карау турында сүз барса, пособие күләме караучының иминият стажына бәйле: стаж биш елга кадәр булса – 60%, биш елдан сигез елга кадәр – 80%, сигез ел һәм аннан да күбрәк булса – 100%. Амбулатория шартларында (өйдә) дәвалану вакытында беренче ун көн стажга карап түләнә, ә 11нче көннән башлап – уртача хезмәт хакының 50 проценты күләмендә, аның озынлыгына карамастан. Баланы стационарда дәвалау очрагында, больничныйның барлык көннәре дә караучы кешенең стажына карап түләнә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев