Азат Фазлыев хастаханәгә эләккән, концертларын күчергән
Җырчы Азат Фазлыев Алабугада булачак концертын күчерергә мәҗбүр булган.
«Алдагы концертларымны күчерүемнең сәбәбе бар, дуслар. Сабадагы концертта аяк белән ялгыш бастым. Шуңа да карамастан, концертны куеп чыктык. Ләкин алга таба күренергә кирәк булачак. Хәзер хастаханәгә китәм», – дип сөйли ул аягын авырттыруы турында.
Җырчы сторисларында бик каты шешкән аягын да күрсәткән. «Менә «БМВ»га әйләнде, ничек итеп шеште. Сынганмы бу, тартылганмы, белмим», – дигән Азат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев