Авырлы яшь ананы әнисе һәм баласы күз каршында атып үтергәннәр
Курск өлкәсе Суджа шәһәреннән эвакуация вакытында 24 яшьлек хатын-кызны атып үтергәннәр.
Нина ире Артем белән аерым ике машинада шәһәрдән чыгып киткән. Ире алдан барган, Нина әнисе һәм улы белән – икенче автомобильдә. Ире әйтүенчә, куаклар арасыннан аларга ата башлыйлар. Ире утырган автомобильгә күпсанлы пулялар тия, әмма аңа зыян килми. Рульдәге Нинаны атып үтерәләр, улы яралана. Ире әйтүенчә, куаклар арасында утырган солдатның каскасында зәңгәр тасма була – бу Украина хәрбиләрен билгели торган билге.
«Ул терәп диярлек атты, без аның ягына бара идек. Машинаны тишкәләп бетерде, автомобильгә 8 пуля тиде, миңа берсе дә эләкмәде. Мин узып киткәч, ул аларга ата башлады. Мин туктадым, тизрәк бар дип, кулымны болгадым. Ул бара иде – мин аңа тимәде дип уйладым. Әмма ул инде аңын югалткан булган – хатынның әнисе рульне тотып барган. Минем машинага килеп бәрелде. Ишекне ачкан идем, Нина инде гырылдый иде. Аңына китермәкче булдык, әмма яралары тирән иде. Нинаның әнисе аны һәм улымны минем машинага утыртырга булыштык, без хастаханәгә киттек, юлда барганда Нина үлде», – дип сөйләгән Артем «База» каналына.
Нина авырлы булган. Артем әйтүенчә, алар кем туасын әле белмәгәннәр (2 генә ай булган), әмма, кыз туар, дип өметләнгәннәр.
Суджа шәһәре янында шулай ук «ашыгыч ярдәм» йөртүчесе һәм табиб һәлак булган. 28 кеше яраланган, дип хәбәр ителгән иде.
Путин Курск өлкәсендәге вазгыятькә кагылышлы иминлек советы утырышын уздырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев