Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Автобус белән коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган

Ижауда Казанга баручы рейс автобусы белән юл-транспорт һәлакәте булган.

Фото: Вести Татарстан

Ижауда Пермьнән Казанга килгән рейс автобусы катнашында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Удмуртия Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, 65 яшьлек «Хендай Солярис» йөртүчесе светофорның кызыл сигналын игътибарсыз калдырган, каршы як полосага чыккан, өч җәяүлене бәрдергән һәм автобус белән бәрелешкән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе һәм өч җәяүле – 61, 67, 22 яшьлек хатын-кызлар – урында һәлак булган.

Юл-транспорт һәлакәте вакытында автобуста 15 пассажир булган, алар, беренчел мәгълүматлар буенча, зыян күрмәгән. Хәзер һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе һәм ашыгыч хезмәтләр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев