Августта нинди үзгәрешләр кертелә?
2025 елгы җәйнең соңгы аенда яңалыклар пенсияләрдән алып уенчыкларга кадәр кагыла.
Пенсияләрне индексацияләү
Түләүләр 80 яшь тулганнарга һәм беренче төркем инвалидлыкка ия булганнарга яңадан исәпләнәчәк. Хезмәтләрен дәвам итүче пенсионерларны узган ел өчен эш бирүче кертемнәре нигезендә планлы индексация көтә. Максималь өстәмә – өч пенсия балы. Бу исәпләү автомат рәвештә алып барыла.
Банк операцияләренә контроль
Банклар контролендә булырга тиешле финанс операцияләре исемлеге киңәйтелә. Зәркән әйберләр, кыйммәтле металлар һәм асылташлар (шулай ук аларның ватыклары) белән сату итүче шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар счетларындагы акчалар әйләнешенә һәм табигый алмазлар, кыйммәтле металлдан ясалган истәлекле тәңкәләр сатып алу һәм сату операцияләренә көчәйтелгән күзәтчелек кертелә.
Балигъ булмаганнарга счетлар һәм карталар
14 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр, үз банк счетларын һәм карталарын ата-аналарының язма ризалыгы белән генә ача алачак. Искәрмә булып рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган яки ИП буларак рәсмиләштерелгән 16 яшь тулган балигъ булмаганнар тора.
СМСларны тыю
Россиялеләр үзләренең элемтә операторы сайтындагы шәхси кабинетында реклама СМС-таратуларын алдырта алачак.
1 сентябрьдән массакүләм шалтыратулардан баш тартырга мөмкин булачак. Тыю урнаштырылганнан соң да спам килсә, моңа Дәүләт хезмәтләрендәге махсус сервис аша шикаять белдереп булачак.
Уенчыкларга һәм букчаларга дәүләт стандарты
Балалар уенчыкларына һәм мәктәп букчаларына яңа ГОСТлар кертелә. Аларда уенчыкларның яшь төркемнәренә, кулланыла торган материалларга таләпләр, балалар сәламәтлегенә янаган куркынычларны, шулай ук тәрбияви функцияләрен бәяләгән мәгълүмат булырга тиеш.
Мәктәп букчалары башлангыч сыйныф укучылары өчен 700 граммнан, ә өлкән сыйныф укучыларының 1 килограммнан артмаска, моннан тыш, алар янмый торган материалдан ясалырга һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлар белән булырга тиеш. Тукыманың тузуга һәм тир тәэсиренә чыдамлыгына аерым игътибар биреләчәк.
Картельләр белән көрәш
Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) «Антикартель» мәгълүмати системасын кертә. Аның нигезендә ясалма интеллект монополиягә каршы закон бозуларны ачыклаячак.
Система сатулар уздыруга, катнашучылар, аларның реквизитлары һәм финанс хисабы, шулай ук товар базарларында продукция сату бәяләре һәм күләмнәре турында белешмәләрне җыячак һәм анализлаячак.
Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы?
Редакциягә хәбәр итегез 8-927-413-83-43
yashel_uzen@mail.ru
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев