Атна ахырында Татарстанда + 5 градуска кадәр җылытачак
Яшәеш

Атна ахырында Татарстанда + 5 градуска кадәр җылытачак

Шимбә көнне, 9 ноябрьдә, төбәк атмосфера фронты йогынтысы зонасында булачак.

Температура фоны күтәрелә башлаячак:

Төнлә -4тән +1 градуска кадәр, юеш кар явуы көтелә.

Көндез яңгыр һәм +1дән +4кә кадәр.

Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда бозлавык сакланыр.

Якшәмбе, 10 ноябрьдә, Татарстан җылы һава массасы тәэсирендә калачак:

төнлә 0, +3 градус,
көндез +2, +5 градус.

Шул ук вакытта яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр сакланачак.


Нет комментариев